2026 ел башыннан Татарстанда торак төзелешенә җәлеп итү өчен яраклы 1760 территория ачыкланган. Аларның гомуми мәйданы 1 142 гектардан артык. Агымдагы ел ахырына кадәр барлыгы 4,2 мең гектар җир ачыкланыр, дип планлаштырыла. Яңа ирекле территорияләр республиканың 14 районында урнашкан.
2026 елда мәйдан буенча иң күп җирләр Мөслим (220,5 га), Чүпрәле (150,3 га), Әлки (119,5 га), Чистай (97,8 га) һәм Спас (93,3 га) районнарында ачыкланган.