АЛАБУГА 1 МАЙНЫ МАТУР БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ БЕЛӘН БИЛГЕЛӘП ҮТӘЧӘК

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Алабугалылар һәм шәһәр кунакларын 1 май көнне 11:30 сәгатьтә Ленин мәйданында узачак «Мәдәният мәйданы» фестиваленә чакырылар. Фестивальдә нинди чаралар каралган:

- музыкаль программа, җирле артистларның һәм иҗат коллективларының чыгышлары бәйрәм кәефен күтәрәчәк;

- мастер – класслар: декоратив‑гамәли сәнгатькә, төрле һөнәрләргә, иҗади техникага өйрәнү мөмкинлеге;

- күргәзмә: җирле рәссамнар, фотографлар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләре белән танышу;

- уен программасы: балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы конкурслар һәм күңел ачулар;

- гастрономия: җирле кухня ризыкларын тәмләп карау мөмкинлеге, шәһәр кафе һәм рестораннарыннан тематик сюрпризлар;

- сәүдә рәтләре: җирле җитештерүчеләрдән кулдан ясалган эшләмәләр, сувенирлар һәм товарлар ярминкәсе.

Ленин мәйданында җәелгән үзәк мәйданчыктан тыш, бәйрәм чаралары Алабуга районының авыл җирлекләрендә дә узачак. Районда да  кунакларны  тематик программалар, концертлар һәм кызыклы чаралар көтә.

«Мәдәният мәйданы» фестивале – майның беренче көнен гаилә һәм дуслар белән үткәрү, төбәктә яңа талантлар ачу һәм бәйрәм рухы белән ләззәтләнү өчен менә дигән сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International