ТАНАЙКАДАГЫ МОБИЛЬ ПОЛИКЛИНИКА ҮЗ ЭШЕН ДӘВАМ ИТӘ

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Алабуга районы халкы! Мобиль поликлиника үз эшен дәвам итә. Бу тар белгечләрне узу һәм йорт янында диагностика ясау өчен менә дигән мөмкинлек. 

 Кабул итү адресы: Танай авылы, Ермазов ур., 3нче йорт. 

Белгечләрне кабул итү графигы: 

 Көн саен (җомгага кадәр): 

• Акушер-гинеколог 

• Уролог 

• Гомуми тәҗрибә табибы 

 Аерым көннәрдә кабул итәләр: 

• Невролог: 23 апрель 

• Хирург 23, 24 апрель 

• Травматолог: 24 апрель 

 Көн саен «ФЛЮМАММ» комплексы эшли. Монда тиз вакыт эчендә узарга мөмкин: 

• Маммография (ММГ) 

• Флюорография 

 Кабул итү мәҗбүри медицина иминияте кысаларында бушлай алып барыла. 

Үзегез белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС алыгыз. 

Әгәр сезнең кулыгызда иске анализлар яки тикшерүләр нәтиҗәләре бар икән, аларны үзегез белән алыгыз. Бу табибка диагноз куярга ярдәм итәчәк. 

Мобиль поликлиниканың эше "Озак һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында алып барыла. 

 Бу графикны күршеләр һәм туганнарыгыз белән бүлешегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International