
Иртәгә, 24 апрельдә, киң колачлы патриотик чара – "Җиңү диктанты" узачак. Барлык теләүчеләрне "Барс" яшьләр үзәге " МБУ ачык мәйданчыгына кушылырга чакырабыз.
" Җиңү диктанты" сәг. 12:00 башлана.
"Җиңү диктанты" – Бөек Ватан сугышы тарихы һәм илебез тарихының төп вакыйгалары буенча белемнәребезне сынап карау, бөтен ил буйлап меңләгән кешене берләштерүче Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен уникаль мөмкинлек.
Чара мәктәп укучыларына һәм студентларга, педагогларга һәм Ватаныбыз тарихының героик битләрен кадерләүче һәм хәтерләүче һәркемгә кызыклы булачак. Үзең белән каләм, шәхесне раслау өчен документ (теркәлү өчен) алырга кирәк.
"Җиңү диктанты"нда катнашу белемнәрне тикшерү генә түгел, ә тарихка хөрмәт һәм безгә тыныч күк бүләк иткән геройларга рәхмәт билгесе. Сезне иртәгә "Барс"яшьләр үзәгендә көтәбез.