
24 апрельдә Алабуга районында «Хәтер бакчасы» халыкара агач утырту акциясе узачак. Чара кысаларында 1 гектар мәйданда 4000 чыршы утырту планлаштырыла. Бу урман фондын торгызуга ярдәм итә һәм һәлак булган солдатларга хөрмәт билгесе булачак.
Без акциягә битараф булмаганнарны – волонтерларны, шәһәр һәм район оешмалары вәкилләрен, мәктәп укучыларын һәм студентларны, туган якны яшелләндерүгә һәм хәтерне саклауга үз өлешләрен кертергә теләүчеләрне чакырабыз.
Җыелу вакыты: 10: 00.
Җыелу урыны: Алабуга ш., Яр Чаллы шоссесы, 9 й.
Акция Алабуга урманчылыгының урман фонды территориясендә уза. Үзең белән перчаткалар, көрәкләр, чиләкләр алырга кирәк.
Утыртылган һәр агач – Хәтер һәм рәхмәт символы, тарихны саклау һәм табигатьне кайгыртуның мөһимлеген искә төшереп үсәчәк тере һәйкәл . Акциядә катнашу – вакытны файдалы уздыру, уртак максат хакына берләшү һәм туган җирдә яхшы эз калдыру мөмкинлеге. Элемтә өчен зат: Смирнова Оксана Семеновна, урман торгызу инженеры. Телефон: 8 960 072-54-87.
Әйдәгез бергәләп «Хәтер бакчасы» булдырыйк!
Сезне 24 апрель көнне Яр Чаллы шоссесы, 9 адресы буенча көтеп калабыз.