.jpg)
.jpg)
.jpg)

Урман янгыннарын булдырмау, торакны, инфраструктураны һәм табигый территорияләрне яклау максатларында 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бу чорда учак ягу һәм каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык ут ярдәмендә мангалларда, мичләрдә һәм башка җайланмаларда ризык әзерләү тыела. Шулай ук янгын куркынычы янаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә учаклар яндыру, 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану һәм ачык уттан файдалану, урман – парк зоналарында, торф кишәрлекләрендә һәм урманнар белән чиктәш ачык территорияләрдә янгын куркынычы булган урыннарда ут чыгару катгый тыела.
Янгын яисә төтен чыккан очракта ашыгыч хезмәтләргә 101 (янгын сагы) телефоны буенча яисә бердәм 112 (ашыгыч ярдәм) номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.
Үзегезне, якыннарыгызны һәм табигатегезне саклагыз ! Уяу һәм җаваплы булыгыз - без бергәләп янгыннарны булдырмый кала алачакбыз!