
Алабугада Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Пустобаевага котлау хатын тапшырды. Җиңү көне алдыннан иң өлкән яшьтәге алабугалы истәлекле котлау алды.
Клавдия Михайловнага бүген 106 яшь. Ул ТАССРның Кама Тамагы районы Сөйки авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлагач, Казан финанс-икътисад техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, 1939 елда Алабуга шәһәренә район финанс бүлегенә бюджет инспекторы итеп җибәрелә. Шул ук вакытта юбиляр Казан финанс - икътисад институтына читтән торып укырга керә, ләкин гаилә шартлары аркасында укуын тәмамлый алмый. 1939 елда кияүгә чыга, никахта 3 баласы туа. Бөек Ватан сугышы вакытында район финанс бүлегендә эшли. Шәһәр финанс бүлеге оешканнан соң анда хисапчы вазыйфасына күчә, биредә 1947 елга кадәр, учреждение ябылганчы эшли.
1948 елдан 1963 елга кадәр Коммуналь хуҗалык министрлыгы кунакханәсендә хисапчы булып эшли. 1963 елда яңадан ачылган учреждение – Шәһәр финанс бүлегенә эшкә керә, анда пенсиягә чыкканчы 1975 елга кадәр икътисадчы булып эшли. Клавдия Пустобаеваның бүләкләре арасында «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены бар. Гомуми хезмәт стажы – 44 ел.