БУ ШИМБӘДӘ СЕЗНЕ “ДӨНЬЯГА МӘҖЛЕС” ГАСТРОНОМИЯ ФЕСТИВАЛЕНДӘ КӨТӘЛӘР

2026 елның 24 апреле, җомга

Алабуга халкын һәм кунакларны 25 апрельдә 12:00 сәгатьтә Ленин мәйданында узачак «Дөньяга мәҗлес» гастрономия фестиваленә чакырылар. Чара төрле яшьтәге кешеләр өчен чын зәвык, гореф-гадәтләр һәм аралашу бәйрәме булырга вәгъдә итә. Фестивальнең алып баручысы шоумен һәм артист Григорий Галкин булачак. Ул бәйрәм кәефе тудырачак, программаны юмор һәм дәрт белән үткәрәчәк.

Фестиваль кысаларында кунакларны бай программа көтә.  Алабуга районы имам‑мөхтәсибе Хәлим хәзрәт – фестивальнең махсус кунагы булачак. Аның катнашуы төрле традицияләр һәм мәдәниятләр кешеләрен уртак өстәл артында берләштерүче вакыйга буларак фестиваль идеясен ассызыклый. «Дөньяга мәҗлес» –  ул ризык фестивале генә түгел. Бу кунакчыллык, үзара хөрмәт һәм игелекле эшләр бәйрәме.

«Дөньяга мәҗлес» фестивале барысы өчен дә ачык. Тәмле ризык, бәйрәм атмосферасы һәм аралашу өчен гаиләгез һәм дусларыгыз белән килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International