АЛАБУГАЛЫЛАР "ХӘТЕР БАКЧАСЫ " УТЫРТТЫЛАР

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Алабуга районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Чарада катнашучылар 5 мең ылыслы агач утыртты. Агачларны  Олы Тарловка авылы артында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы янындагы урманчылык территориясендә утырттылар.

Инициативага Алабуга политехник көллияте студентлары, волонтерлар һәм актив алабугалылар кушылды. Утыртылган агачлар Ватан өчен гомерләрен бирүчеләргә, Бөек Ватан сугышы геройларына, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән замандашларыбызга тере һәйкәл булып тора.

«Хәтер бакчасы» акциясе  – рәхмәт белдерү һәм батырлыклар турында истәлекне саклап калу мөмкинлеге. Яшел үсентеләр – киләчәк буыннарга тарихка һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз тормышларын аямаган  кешеләргә хөрмәт билгесе. Оештыручылар барлык катнашучыларга битараф булмаганнары һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерә.

«Яңа Кама» газетасы редакциясенең фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International