ТАТАРСТАНДА ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕНӘ ХОКУК ИЯЛӘРЕ ӨЧЕН КАЙНАР ЛИНИЯ УЗА

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

Иртәгә, 28 апрельдә, Татарстан Росреестры торак пунктларда, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк.  

Кайнар линиягә шалтыратып, хуҗалар түбәндәге сораулар буенча киңәшләр ала алачаклар:

- Бүгенге көндә җир кишәрлекләреннән файдаланмауның нинди үзенчәлекләре бар?

- Җир кишәрлекләрен үзләштерү буенча нинди чаралар үткәрергә кирәк һәм моны нинди вакыт дәвамында башкару мөһим?

- Җир законнарын бозулар ничек ачыклана һәм моның өчен нинди дә булса җаваплылык каралганмы? 

- Җир кишәрлеген үз белдегең белән алу дип нәрсә санала?

Бу һәм башка сорауларга Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге белгечләре сәгать 10.00- 12.00 кадәр 8 (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәләр.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International