
Алабугада «Шишкин киңлекләре» сулык һәм ландшафт паркын төзүнең мөһим этабы башлана. Эшләр башланганчы алабугалылар проектка үзгәрешләр кертә ала. 27 апрельдә 18:00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык ур., 77) проект буенча иҗтимагый фикер алышулар уза.
Бу ачык очрашу, анда төзекләндерү концепциясе белән танышырга һәм үз идеяләреңне тәкъдим итәргә мөмкин. «Шишкин киңлекләре» Татарстанда беренче сулык паркы.
Биредә җәяү йөрү өчен уңайлы маршрутлар, ял итү, табигатьне күзәтү зоналары һәм сакчыл итеп корылган яр буе линиясе барлыкка киләчәк. Территорияне чүп үсемлекләреннән чистартачаклар, суның табигый халәтен торгызачаклар, чишмәләрне саклап калачаклар һәм кошларны һәм җирле флораны кайтару өчен шартлар тудырачаклар.