

24 апрель көнне Алабугада «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты кысаларында интеллектуаль һәм күптөрле үсеш бозулары булган кешеләрне социальләштерүгә һәм эшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән Милли республика фестивале узды.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин җылы сүзләр белән сәламләде. Мәртәбәле кунаклар Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Алена Балобонова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга муниципаль районындагы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Колесникова һәм «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү үзәге директоры Роман Васильев булды.
50 яшь кеше остазлары белән бергә тугыз компетенция буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Чара йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.