
Татарстанда «Курше» фестиваленең өченче сезонына старт бирелде. Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
«Курше фест» – ул конкурс кына түгел, ә ишегалларын күршеләрне тарту үзәкләренә әверелдерү мөмкинлеге. Монда балалар уйный, өлкәннәр аралаша, ә бәйрәмнәр традициягә әверелә.
Кем катнаша ала?
Республиканың 18 яшьтән өлкәнрәк актив халкы:
- үзмәшгуль физик затлар;
- идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәте, ТИҮ;
- шәхси эшмәкәрләр;
- тиҗәрәт булмаган оешмалар (хәрәкәтләр, фондлар һ. б.);
- муниципаль бюджет учреждениеләре.
Катнашу шартлары:
- ачык һавада ким дигәндә 3 вакыйгадан торган чаралар;
- чараларны бер көндә уздырырга ярамый;
- соралган сумманың 20% финанслашу мәҗбүри.
Гаризалар түбәндәге платформада кабул ителә: куршефест.рф/