2025 ЕЛДА ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕ 13 МЕҢ КЕШЕ БЕР ТАПКЫР БИРЕЛӘ ТОРГАН ПЕНСИЯ ТУПЛАНМАЛАРЫН АЛГАН

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләү хокукына аз гына тупланмалар суммасы булган гражданнар ия. Узган елда гына да шундый түләүне Татарстан Республикасында 13 мең кеше рәсмиләштергән.

Пенсия тупланмаларын элеккеге пенсия яшенә җиткәндә рәсмиләштерергә була: хатын - кызларга — 55 яшьтән, ир-атларга – 60 яшьтән. Әгәр кешенең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бар икән, тупланмалар артыннан иртәрәк тә мөрәҗәгать итәргә була. Әмма моның өчен бер шарт үтәү мөһим – кирәкле стаж (15 ел) һәм пенсия коэффициентлары (кимендә 30 ел) булырга тиеш. Хатын-кызлар өчен 55 яшь һәм ир-атлар өчен 60 яшь тулгач, пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләп алу өчен бу таләпләр инде мәҗбүри түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International