




Алабугада мәдәният һәм сәнгаь колледжы ветераннары өчен Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чираттагы җылы очрашу узды. Концерттан соң "Кама" укыту театрында ветераннарны "солдат боткасы" белән сыйладылар.
"Чәй өстәле артында" очрашуы Спас урамы, 5нче йортның яңартылган бинасында узды. Көллият директоры Людмила Рыбакова экскурсия үткәрде, оркестр бүлеге студентлары һәм укытучылары өчен яңа сыйныфларны күрсәтте. Ветераннарга Гөлнара Лучанинова җитәкчелегендәге оркестр чыгышы бигрәк тә нык ошады.
Ветераннарны шулай ук баянчылар, гитарачылар ансамбле чыгышлары да сөендерде. Һәрвакыттагыча, ветераннар көллият администрациясе белән җылы шартларда әңгәмә кордылар. Табын уртак җырлар һәм истәлекләр белән үрелеп барды.
Ветераннар канәгать калдылар, директорга да, студентларга да концерт һәм тәмле бәйрәм ашы өчен рәхмәт белдерделәр.