

9 Май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Күп еллар безне ул вакыйгалардан аерып тора, әмма вакыт бу теманың актуальлеген киметми. Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер» дигән әдәби-тарихи күзәтү үткәрелде.
Укучылар игътибарына кырыс сугыш чоры вакыйгалары, сугыш чорындагы совет кешеләренең батырлыклары, каты сугышларда батырларча һәм үҗәтләнеп җиңүне якынайткан яшь сугыш геройлары турында сөйләүче әдәби әсәрләр һәм тарихи документлар тәкъдим ителде.