Алабугада шәһәр һәм район юлларында кар чистарту эшләре дәвам итә. Көн саен ике дистәдән артык техника кар җыештыру белән шөгыльләнә - юлларны һәм тротуарларны чистарта. Ишегалларында карны идарәче компанияләр хезмәткәрләре тазарта. Халыкка уңайлы булсын өчен "Созвездие" һәм "Домуправ-3" идарәче компанияләреннән кар чистарту графигын бастырабыз.
Шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан яңа балалар бакчасы төзеләчәк урында территорияне чистарту эшләре башланды. Бу мөһим этап, ул җир казуны һәм киләчәк төзелеш чаралары өчен участок әзерләүне үз эченә ала. Балалар бакчасын торгызуга әзерлек кысаларында шулай ук территориядәге иске фундамент сүтелә, ул яңа проектта кулланылмаячак.
2026 елның 1 февраленнән Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге социаль һәм иминият түләүләренең күләмен арттырачак. Бу ел башыннан пенсияләрнең гыйнвар индексациясеннән һәм яшәү минимумы үзгәрүеннән соң икенче арттыру дулкыны, социаль ярдәмнең күп кенә чаралары шуңа бәйле. 1 февральдән пособияләр күләме, РФ Хөкүмәте карары проекты нигезендә, 5,6% тәшкил итәчәк.
Алабуга һәм Татарстан Республикасының студентларын, мәктәп укучыларын, яшь галимнәрен һәм белгечләрен туган якның тарихи мирасын өйрәнү һәм саклауга багышланган зур конкурста катнашырга чакыралар. Читтән торып уку этабы 2026 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.
725 татарстанлы почта аша Сөяк мие донорларының милли регистрына кергән. Донорларны дистанцион җыю буенча уртак проект Россия Почтасы, Вася Перевощиков исемендәге Сөяк мие донорларының милли регистры һәм Русфонд белән берлектш 2021 елның июленнән тормышка ашырыла.
Алабугада икенче көн «Alabuga-skills» һөнәри осталык конкурсы бара. 2026 елның 02 февраленнән 07 февраленә кадәр Алабуга Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы белгечләрен җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.
ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышланган. «Кунакчыл Алабуга» спикерлары – кунакчыллык индустриясенең Россия экспертлары форумда катнашучылар белән кече шәһәрләрдә гастрономия һәм туристлык проектлары белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләшәчәк.
2026 елның 4 февралендә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Мәскәү шәһәре ГБУК җыентыгыннан «Н.В. Гоголь йорты – мемориаль музей һәм фәнни китапханә» күргәзмәсе ачыла.
Террорчылык хәзерге җәмгыять өчен җитди куркыныч булып тора, тотрыклылыкны һәм куркынычсызлыкны какшата. Террор актлары үзләрендә көчләү йөртә һәм иҗтимагый тормышны тотрыксызландыруга юнәлдерелгән курку тудыра.
Төрле мәйданчыкларда һөнәр осталары лаборатор химик анализ, электромонтаж, сәнәгать автоматикасы, шәфкать туташлары эше һәм радиоэлектрон аппаратура монтажлауда үз сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук робот техникасы һәм финанслар буенча белгечләр дә ярышты.