7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.
Барлык теләүчеләрне «Кыш бабайның кар әкияте» Яңа ел чарасына чакырабыз.
Алабуга районы ЗАГС бүлегендә фарфор туйларын билгеләп үткән Александр һәм Ләйсән Денисенконы котладылар. Аларның мәхәббәте мәктәп елларында ук башлана, ул еллар узган саен ныгый гына бара.
21 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә якты һәм бай мәдәни вакыйга - «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле концерты уза. Казан ансамбле-Россиядә һәм чит илләрдә танылган халыкара конкурслар лауреаты.
Алабуга районында опека һәм попечительлек бүлегендә 796 кеше исәптә тора. Аларның күбесе – суд тарафыннан хокукка сәләтсез дип танылган яки хокукка сәләтсез дип чикләнгән балигъ булган гражданнар, шул исәптән картлар йортында һәм психоневрологик интернатта яшәүчеләр.
2026 елның 5 гыйнварында спорт ветераны Виталий Дерягин истәлегенә традицион чаңгы ярышы узды.
Келәмдә бөтен республиканың иң көчле көрәшчеләре татар көрәшенең милли традицияләренә тугрылыгын, осталыгын, рухи көчен күрсәтү өчен җыелачак. Тамашачыларны мавыктыргыч, киеренке көрәш һәм чын спорт атмосферасы көтә.
Исегезгә төшерәбез, «Алабуга-Skills»V ачык республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә! Сезне «Алабуга-Skills»V ачык республика һөнәри осталык конкурсында катнашырга чакырабыз. Чара Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә, ул эшче һөнәрләрен үстерү һәм хезмәт абруен күтәрү өчен мөһим вакыйга булып тора.
2026 елның 13 гыйнварында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге студентлары оештырган «Этно-дефиле» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә «Россия халыклары бердәмлеге елы»на багышланган иде.
"Алабуга" МИЗ" АҖ 15 гыйнварда сәг. 9:45 тән 17:00 гә кадәр Хирург Нечаев урамы, 17 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итүнең авария хәлендә булуы турында хәбәр итә.