АЛАБУГА МӘДӘНИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ КӨЛЛИЯТЕ СТУДЕНТЛАРЫ «ЭТНО-ДЕФИЛЕ» КҮРГӘЗМӘСЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елның 13 гыйнварында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге студентлары оештырган «Этно-дефиле» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә «Россия халыклары бердәмлеге елы»на багышланган иде.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 27нче төркем студентлары укытучы Лилия Лотфуллина белән «Этно-дефиле» исемле күргәзмә оештырды. Һәр студент үзенә милли костюмда образ сайлады һәм аны заманча этник стильдә үзгәртте, ягъни шәкертләр үзләрен дизайнер-кием модельеры ролендә сынап карадылар. Барлык эшләр кулдан балчыктан коеп ясау техникасында башкарылган.

Кунакларны сәламләү сүзе белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Рыбакова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе Зөләйха Эмирбекова, Алабуга муниципаль районының Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Елена Морозова, Алабуга муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Рамилә Әхмәтова, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Мөшәрәпова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International