АЛАБУГАДА ГАИЛӘ ТОРМЫШЫНЫҢ ФАРФОР ЮБИЛЯРЛАРЫН КОТЛАДЫЛАР

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алабуга районы ЗАГС бүлегендә фарфор туйларын билгеләп үткән Александр һәм Ләйсән Денисенконы котладылар. Аларның мәхәббәте мәктәп елларында ук башлана, ул еллар узган саен ныгый гына бара.

Ике дистә ел эчендә Александр һәм Ләйсән йорт кына түгел, ә нигезе мәхәббәт һәм үзара аңлашу булган чын кирмән төзегәннәр. Бу кирмәндә 5 ул үстергәннәр.   Александр бүген төзелеш өлкәсендә уңышлы эшмәкәр. Ул объектларны торгызып кына калмый, ә балаларының киләчәген дә төзи, аларга һөнәри күнекмәләрен һәм тормыш мәсләкләрен тапшыра.

Аның хатыны Ләйсән-белеме буенча дизайнер. Әмма аның иң мөһим һәм иң илһамландыргыч бурычы- яратучан хатын һәм күп балалы әни булу. Сирәк кенә буш минутларда ул үз куллары белән нәфис бизәнү һәм декор әйберләре ясый, алар йортны җылылык белән тутыра.

Тату гаиләнең сере гади һәм зирәк: алар бер-берсен тыңлый һәм ишетә беләләр. Чөнки гаилә бәхете – ул һәрвакыт ике йөрәкнең уртак хезмәте. Денисенколарның бәхете – бер юнәлештә карап, тормышта кулга-кул тотынышып бара белүдә.

Юбилей уңаеннан ир белән хатынга мактаулы таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International