КУЛЛАНУЧЫ ӘЛИФБАСЫ: КАЙТАРЫЛМЫЙ ТОРГАН АВИАБИЛЕТЛАРНЫ КИРЕ КАЙТАРУ

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Туриндустрия үсеше белән пассажирларны самолет белән ташу очраклары сизелерлек артты. Пассажирлар һәм ташучыларның үзара хезмәттәшлегенә кагылышлы иң еш сорауларның берсе булып кайтарылмый торган билетларны кире кайтару мөмкинлеге турындагы сорау тора.

Очыштан баш тартканда, кире кайтарылмый торган билет бәясе кире бирелми. Искәрмә –  чит дәүләтләр законнары нигезендә ташучы тарафыннан башка оешмалар файдасына алына торган файдаланылмаган суммалар, мәсәлән, аэропорт җыемнары (РФ Һава кодексының 108 маддәсе 1 пунктының 4 пунктчасы).

Әмма, кайтарылмау шарты булу-булмавына карамастан, пассажир очудан баш тарткан очракта авиабилет бәясе кире кайтарыла.

Мондый хәлләргә түбәндәгеләр керә:

- гаилә әгъзасының яисә якын туганының үлеме яисә авыруы;

- самолетның китүе тоткарлану яки рейсны туктату, рейсның расписаниесы бозылу;

- рейсларның тоташуын тәэмин итмәү;

- аэропортта артык озак тикшерү аркасында пассажирның тоткарлануы һәм башка шундый сәбәпләр.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе консультация пункты телефоны: 8(85557)7-53-33, факс - 8 (85557) 7-56-05,

E-mail: rpn.elabuga@tatar.ru, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарны кабул итү: Сиш, пәнҗ 9.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр. 

Шулай ук Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү секторы тел. 8 (85557) 3-83-81, 

E-mail: torgemr@mail.ru.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны

8 800 555 49 43 (Россия буенча шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International