КУЛЛАНУЧЫ ӘЛИФБАСЫ: СЫЙФАТСЫЗ ТЕШ ДӘВАЛУ ХЕЗМӘТЕН КҮРСӘТКӘНДӘ КУЛЛАНУЧЫГА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Теш дәвалу хезмәтләре ирекле яисә мәҗбүри медицина иминияте кысаларында да, иминият хезмәтенә керми торган шартнамә буенча аерым хезмәтләр буларак та күрсәтелә. Еш кына мондый хезмәтләр шактый бәягә төшә һәм кредитлар рәсмиләштерү сәбәбе булып тора. Шул ук вакытта теш дәвалау хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәтү очраклары да очрый.

Стоматология хезмәтләре, әгәр алар тешләрне яки коронкаларны шакылдатуга китергән булса, тешләрнең төсе үзгәрсә, сыйфатсыз дип танылырга мөмкин. Шулай ук бу исемлеккә кулланучы мөрәҗәгать иткән проблемалар бетерелмәгән, эстетик күренеш бозылган, пациент организмына инфекция кертелгән,  дәваланырга ярамаган тешләргә зыян китерелгән, теш рәте урыныннан күчкән һәм бит нервысы зарарланган очраклар керә.

Теш дәвалау хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәткән очракта, кулланучы, аерым алганда, медицина оешмасына һәм (яисә) җитешсезлекләрне түләүсез бетерү, күрсәтелгән хезмәтләр өчен бәянең тиешенчә киметү, түләнгән акчаларны кире кайтару, китерелгән зыянны тулысынча каплау, шулай ук мораль зыянны компенсацияләү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны 8 800 555 49 43 (Россия буенча шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International