
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан аңлатмалар бирелде:
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18 маддәсе нигезендә әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән таләпләр кулланучы тарафыннан сатучыга яисә вәкаләтле оешмага, яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәргә куела. Шулай ук кулланучы әлеге статьяның 1 пунктындагы икенче һәм бишенче абзацларында күрсәтелгән таләпләрне җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яисә вәкаләтле шәхси эшкуарга, импортерга белдерергә хокуклы.
Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер тиешле сыйфатта булмаган товарны кулланучыдан кире кабул итәргә тиеш.
Кулланучының законлы таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндерүдән баш тартканда, бозылган хокукларны яклау бары тик гражданлык суд эшләрен алып бару кагыйдәләре буенча суд тарафыннан гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.