СЫЙФАТНЫ ТИКШЕРҮ НИ ӨЧЕН КИРӘК?

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Җавап: сыйфатны тикшерү сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер тарафыннан кулланучы товарның сыйфатына дәгъва белән мөрәҗәгать иткәннән соң үткәрелә. Сыйфатны тикшерү товарда җитешсезлек бармы-юкмы икәнен ачыклау һәм аның барлыкка килү сәбәбен ачыклау өчен кирәк. Бу ике якның да: кулланучының һәм сатучының хокукларын яклый. Закон буенча сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер товарның кимчелекләре өчен җавап бирә, ләкин шул ук вакытта искәрмәләр дә бар. Җитешсезлек кулланучының товарны куллану, саклау яки транспортлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыгарга мөмкин. Әгәр сыйфатны тикшерү барышында бу исбатланса, сатучы кулланучыга аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартырга хокуклы. Сыйфатны тикшерү сатучы хисабына башкарыла. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы.

Әгәр кулланучы сыйфатны тикшерү нәтиҗәләре белән килешмәсә, ул экспертиза үткәрүне таләп итәргә мөмкин, бу күпкә җентеклерәк тикшеренү булып тора һәм бәйсез белгечләр тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International