
Яңа ел афишасын уртаклашырга ашыгабыз.
22 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр шәһәр зур әкият мәйданчыгына әвереләчәк. Сезне дистәләгән вакыйгалар көтә.
Чыршыларны тантаналы ачу:
- Мәрҗани ур.: 22 декабрь сәг. 16:00 дән 18: 30 га кадәр. Ә 13 гыйнварда монда ук Иске Яңа елны бәйрәм итү чарасы сәг. 17:00 дән 19:00 гә кадәр!
- “Яшьләр” стадионы: шәһәрнең төп чыршысы 23 декабрьдә кабыначак (сәг. 16:00-19:30). Нәкъ менә монда 31 декабрьдә (сәг. 18:00-21:00) “Яңа ел очрашуы” узачак.
-“Гуляй” паркы: 22 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр (көн саен сәг. 15:00-21:00) биредә Кыш бабайның әкияти резиденциясе эшләячәк. Кунакка көтәбез!
Иң яшь алабугалылар өчен бушлай уен мәйданчыклары эшли. Тулы расписание, адреслар һәм вакытны безнең тулы афишада карагыз.
Һәм бу гына түгел әле! “Татарстанда Кыш” проекты кысаларында күп кенә башка чаралар уза. Яңалыкларны һәм тулы расписаниене рәсми сайтта күзәтегез: zima.tatar