
9 декабрьдә Алабуга районы буенча «ЦПК Татнефть» белән берлектә нефть һәм газ чыгару тармагындагы һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды. Алабуга укучылары остаханәләрдә булдылар, үрнәк станокларны сынадылар, эш кораллары белән, нефть һәм газ чыгару тармагы һөнәре белән таныштылар.
Чарада 8 класс укучылары катнашты, аларга тиздән үз тормыш юлын сайларга, киләчәктә һөнәр үзләштерү өчен билгеле бер белгечлек буенча укырга туры киләчәк. Әлеге чараларның нәтиҗәсе булып укучыларда аңлы рәвештә һөнәр сайлауга ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр булдыру тора.
Билгеләп үтик, чара "Яшьләр һәм балалар" милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.