


Бүген җитәкчеләрнең шәһәр планеркасында бүләкләү тантанасы узды. Мактаулы бүләкләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм «Татарстан махсус фәнни-реставрация идарәсе» акционерлык җәмгыяте оешуга 75 ел тулу уңаеннан Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- «Татарстан махсус фәнни-реставрация идарәсе» акционерлык җәмгыятенең әйдәп баручы архитектор-реставраторы Гүзәл Миронова
- «Татар махсус фәнни-реставрация идарәсе» акционерлык җәмгыяте архитектор-реставраторы Анна Сергушова
- «Татар махсус фәнни-реставрация идарәсе» акционерлык җәмгыятенең архитектор-реставраторы Валентина Россейцева.