.jpg)

Максим Крапивин 97 кг га кадәр авырлык категориясендә республика чемпионатында алтын медаль яулады. Алабугада ишетү, күрү һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында пауэрлифтинг буенча ТР Чемпионаты узды. Ярышларга бөтен республикадан иң көчле атлетлар җыелды.
Начар күрүче спортчылар арасында КФУның Алабуга институты студенты Максим Крапивин чыгыш ясады. Ул 97 кг га кадәр авырлык категориясендә Алабуга шәһәре җыелма командасы исәбендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, алтын медаль яулады.
Максимның шәхси җиңүеннән тыш, Алабуга җыелма командасы да беренче урынны алды.