



Сезне «Хезмәт итү» Бөтенроссия премиясендә катнашучылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без Мәдәният идарәсе җитәкчесе Диләрә Азһәм кызы Камалованы тәкъдир итәбез. Премиядә ул «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә «Алабуга-Арт» проектын тәкъдим итә.
Конкурсның максаты –хезмәт коллективларында һәм уку йортларында үзешчән сәнгатьне популярлаштыру, шулай ук муниципалитет һәм предприятиеләр арасында мәдәният өлкәсендә эшлекле элемтәләрне ныгыту.
«Алабуга-Арт» конкурсы оешма хезмәткәрләренә, укучыларга һәм тәрбияләнүчеләргә үз сәләтләрен төрле жанрларда ачу мөмкинлеге бирә.
Быел сәхнәгә мәктәп, махсус урта уку йортлары, югары уку йортлары һәм шәһәр предприятиеләре коллективлары чыкты.
Конкурста катнашу кабатланмас сәләтләрне күрсәтергә, иҗади тәҗрибә белән уртаклашырга һәм коллегаларны яңа казанышларга рухландырырга мөмкинлек бирә.
Республикадан премиягә 1100дән артык гариза киткән. Быел премиягә бөтен илдән рекордлы санда гаризалар килде-61 меңнән артык.