АЛАБУГАДА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕН 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БАЛА АЛАЧАК

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Алабугада бәйрәм алдыннан муниципалитеттан 2 меңгә якын бала Яңа ел бүләкләре алачак. Алар арасында 14 яшькә кадәрге 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Районда шундый 211 гаилә бар, аларда 745 бала тәрбияләнә.

Шулай ук бүләкләрне 14 яшькә кадәрге 368 инвалид бала, тәрбиягә алган һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 106 бала, шулай ук беренче төркем инвалид ата-аналарның 12 баласы алачак. Бүләкләр ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан 723 балага тапшырыла. Өстәмә рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык балалары ТР Рәисеннән Яңа ел бүләкләре алачак.

Шулай ук “Нәфис” хәйрия фондына һәлак булган хәрбиләрнең балаларына еллык бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез.

“5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 58 күп балалы гаилә Дәүләт Думасы депутаты Илья Святославович Вольфсоннан азык-төлек җыелмалары алачак”, –  дип билгеләп үтте социаль үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International