
25-31 декабрьдә Яңа ел тамашалары авыл җирлекләрендә узачак. Алабуга районының Үзәк клуб системасы яңа ел каникулларында 2-12 гыйнварда шулай ук авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен уен мәйданчыклары, мастер-класслар, дискотекалар оештыра, ә 13 гыйнварда Иске Яңа елны бәйрәм итү оештырыла.
Авыл мәктәпләрендә 25-27 декабрьдә Яңа ел тамашалары уза, каникул чорында спорт заллары, мәктәп түгәрәкләре, саф һавада уеннар оештырылачак.
5 гыйнварь көнне Иске Күклек мәктәбендә Дус чаңгы юлы
6 гыйнварь көнне Яковлево авылы мәктәбендә "Кышкы әкиятләр битләре буенча Яңа ел китабы карнавале" үтте.
9 гыйнварь көнне Олы Шурняк мәктәбендә "Рус кышы" халык традицияләре фестивале узачак.
Яңа елның беренче көннәрен мавыктыргыч итеп үткәрергә чакырабыз!