Россия почтасы искә төшергәнчә, Яңа ел алдыннан Татарстанда яшәүчеләр илнең төп тылсымчысы — Кыш Бабайга 162390, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, «Кыш Бабай йорты» адресы буенча гына түгел, ә башка әкият персонажларына да хатлар яза ала. Почта хезмәткәрләре кышкы геройларның төгәл адреслары белән уртаклаштылар.
Кыш Бабайдан соң иң танылган Яңа ел персонажы булып һичшиксез аның оныгы — Кар кызы санала. Ул һәрвакыт бабасы янында булуына һәм аңа барлык яңа ел мәшәкатьләрендә ярдәм итүенә карамастан, аңа аерым почта адресына язарга кирәк: 156000, Кострома өлкәсе, Кострома шәһәре, Симановский урамы, 11 йорт.
Кыш бабайның алыштыргысыз ярдәмчесе- Кар бабай. Аның резиденциясенә почта шулай ук яңа ел теләкләре язылган хатлар илтә. Кәгазь юлламаларны Кар бабай Татарстаннан да көтә. Аның адресы: 163020, Архангельск өлкәсе, Архангельск шәһәре, Никольский пр., 29 йорт, «Кар бабай почтасы».
Яңа Ел хатын Кыш анага да язарга мөмкин. Аның резиденциясе Архангельск өлкәсенең Яренск авылында урнашкан. Россиянең әкияти картасында бу урын рәсми рәвештә «Кыш анасының ватаны» дип билгеләнгән. Татарстанлылар аңа түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар: 165780, Архангельск өлкәсе, Яренск авылы, Володи Дубинин урамы, 1нче йорт.