АЛАБУГАДА ҮЗӘК ЧЫРШЫ УРНАШТЫРДЫЛАР ҺӘМ БОЗ ШУГАЛАКЛАРЫН АЧУГА ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Алабугада "Яшьләр" стадионында шәһәрнең төп чыршысын урнаштырдылар. Биредә яшел гүзәл янында стадионда актив ял итү зонасы урнашачак. Тиздән 7 метр биеклектәге һәм 12 метр озынлыктагы  тау, кышкы карусель, чаңгы трассасы барлыкка киләчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен сәүдә оештырылачак, кафелар эшләячәк. Стадионда тимераякта, чаңгыда, тюбингларда, кар машиналарында һәм квадрациклларда шуу нокталары ачыла.

Бүгенге көндә бәйрәм бизәлеше төгәлләнә.

21 декабрьдән шугалак ачыла. Ул 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ялларсыз, шул исәптән 1 гыйнварда да эшләячәк.

Чаңгыны арендага алу-250 сум, тимераякларны арендага алу – 200 сум, үз тимераякларың белән шуу – 100 сум, 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга – 150 сум, тауда шуу - 200 сум, карусельдә атыну - 350 сум, кар машиналары, квадроцикллар, мотосноубордта йөрү -500 сум, бананда шуу -350 сум.

Шулай ук шәһәр пляжы территориясендә дә күңел ачулар әзерләнгән. Биредә 20 метрлы һәм 25 метрлы шугалак ачылачак, биеклеге 5 метрлы агач тау төзеләчәк һәм кафе эшләячәк.

Барлык күңел ачуларны 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак

"Пристань" пляжы шугалагында тимераякларны арендага алу 200 сумга төшәчәк, үз тимераякларың белән шуу – 100 сум, 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга – 150 сум.

Кышкы күңел ачуларга бөтен гаилә белән чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International