
2025 елның 17 декабрендә Хлыстово авылында яшәүче Гатиннар гаиләсе гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Рәшит Шакир улы һәм Әнисә Сәмик кызы 18 250 көн буе бер юлдан баралар, тормыштагы ыгы-зыгыларны бергәләп җиңеп, зур казанышларын бәйрәм итәләр.
Гатиннарның бәхетле гаиләсенә якты, уңай хисләр, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, гаилә иминлеге телибез!