
Халыкның күпсанлы үтенечләре буенча декабрьдә шәһәр буенча яңа өстәмә маршрут эшләтеп җибәрделәр. Ул 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр 8 нче маршрут буенча йөри. Әлеге рейс шәһәр буенча кичке вакытта йөрү ихтыяҗын каплый. 8 нче маршрут Нечаев, Мәрҗани, Әйләнгеч шоссе, Нефтьчеләр һәм Казан урамнары буенча шәһәр ахырына кадәр бара һәм кире шул ук маршрут буенча кайта.
Шәһәрнең маршрут челтәрендә 7 шәһәр, 4 шәһәр яны һәм бер сезонлы маршрут бар. Машина йөртүчеләр җитмәү сәбәпле, транспортчыларга даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу чыгымнарын каплауга юнәлдерелгән субсидияләр рәвешендә ярдәм күрсәтелә. Быел автопаркта ташучыларның 4 яңа микроавтобусы барлыкка килде.
Шәһәрдәге юллардагы вәзгыятьне күзәтү "Имин шәһәр"системасындагы 320 камерадан алып барыла.