









.jpg)


























.jpg)



Алабугада Надежда Петрованың зур теннис буенча Яңа ел турниры узды.
Ике көн дәвамында анда Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Ижевск, Можга, Казан, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш һәм Яр Чаллыдан 40 яшь спортчы катнашты. Бөтен Россиядән яшь спортчылар бирегә яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр алу, үзләрен сынап карау һәм үз сәләтләрен күрсәтү өчен җыелды.
"Бу зур уртак хезмәт нәтиҗәсе. Надежда Викторовна Петровага, "Махеев" хәйрия фонды, "Соллерс - Алабуга" предприятиесе, "Алабуга" МИЗ җитәкчелегенә Алабугада спортны үстерүгә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм", -дип хәбәр итте район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең ТГ каналында.