

21 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Чемпион» спорт комплексы мәйданчыгында «Татарстанда кыш» масштаблы проекты кысаларында «Боз феериясе» шугалагын ачу тантанасы узды. Бу вакыйга кунаклар өчен тимераякта шуу күнекмәләрен күрсәтү генә түгел, ә Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефен күтәрү өчен дә менә дигән мөмкинлек иде.
Әгәр дә сез бу юлы чарага килергә өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз! Без сезне шугалакта көтәбез. Анонсларны күзәтегез һәм «Татарстанда кыш» проекты чараларының тулы программасын рәсми сайтта белешегез: zima.tatar.
#ЗИМАВТАТАРСТАНДА#АЙДАГУЛЯТЬ.