ЯҢА ЕЛ ВАКЫЙГАСЫ - «ЕЛКА ФЕСТ»КА ЧАКЫРАБЫЗ.

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

 

Шәһәр халкын һәм кунакларны Яңа ел вакыйгасы — «Чыршы Фест»та катнашырга чакырабыз. Чара «Күрше» иҗтимагый фестивале кысаларында уза һәм кышкы бәйрәмнәрне берләштерүче үзәк вакыйга булачак.

Фестиваль программасы:

- Аниматорларның һәм җирле артистларның күңелле номерлары, әйлән-бәйлән уйнап, чыршы тирәли биюләр.

- Балалар һәм аларның ата-аналары катнашында гаилә бердәмлеге һәм шатлык атмосферасы тудыручы интерактив уеннар һәм тамашалар.

- Уникаль сувенирлар һәм кулдан эшләнгән бүләкләр белән Яңа ел ярминкәсе.

-Яңа ел уенчыклары, бүләкләр һәм бәйрәм декоры ясау буенча мастер - класслар.

- Кышкы һәм әкияти декорацияләр белән фотосессияләр өчен матур бизәлгән зона-истәлеккә онытылмаслык сурәтләр.

Тулы афиша һәм расписание рәсми сайтларда бастырыла:

«Зима в Татарстане»: zima.tatar., куршефест.рф.

Сезне «Чыршы Фест» та онытылмаслык Яңа Ел кәефе өчен көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International