ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕ ХУҖАЛАРЫ ӨЧЕН ЯҢА КАЙНАР ЛИНИЯ ҮТКӘРӘЧӘК

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Иртәгә, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир кишәрлекләре хуҗалары өчен чираттагы кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.  Исегезгә төшерәбез, әлеге чара агымдагы елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең торак пунктлар җирләренә, шулай ук бакча һәм яшелчә кишәрлекләренә караган җирләрне файдаланмау билгеләрен билгеләүче карарының гамәлдә булуы белән бәйле.

Кайнар линиягә шалтыратып, хуҗалар җир кишәрлекләрен файдаланмау үзенчәлекләре турында аңлатмалар ала һәм хокук бозуларны бетерү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген белә алачак.

Сорауларны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була. Республика районнарында кайнар линияләр телефоннарының тулы исемлеген безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International