
Алабугада яңа ел чыршыларын санкцияле сату оештырылган. Төрле биеклектәге чыршылар 31 декабрьгә кадәр сатылачак. Алабугалылар йомшак яшел гүзәллекне өч мәйданчыкта сатып алырга мөмкин:
«Тигез һәм нык кәүсә, купшы ылыслар һәм корткычларның булмавы – агачларны менә шундый үзенчәлекләре буенча сайлап алалар. Идеаль чыршының кәүсәсе 6 см дан юкарак булмаска тиеш», – диләр экспертлар.