
Алабугада Яңа ел чараларына актив әзерлек бара. Куркынычсызлык максатларында 31 декабрьдән бәйрәм чаралары тәмамланганчы транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Ябылачак урамнар:
- Олы Покров урамы, Олы Покров һәм Гассар урамнары киселешендә;
- Гассар урамы, Казан һәм Гассар урамнары киселешендә;
– Говоров урамы, Казан һәм Говоров урамнары киселешендә;
- Яр буе урамы, Говоров һәм Яр буе урамнары киселешендән.
Бәйрәм чараларына маршрутны планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуны сорыйбыз.
Сезне Яңа ел бәйрәмнәрен куркынычсыз һәм кызыклы итеп уздырырга чакырабыз!