
2025 елда Алабуга муниципаль районының 67 мәгариф оешмасы хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя алды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча экспертлар оешмалар эшендә уңай динамиканы билгеләделәр.
Бәйсез бәя – җәмәгать контроле формасы, анда республиканың теләсә кайсы кешесе катнаша ала. Мәгариф оешмалары 5 мөһим критерий буенча бәяләнә:
- мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы
- хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы
- инвалидлар өчен мөмкинлекләр
-хезмәткәрләрнең игелеклелеге һәм әдәплелеге
- хзмәт күрсәтү шартларыннан канәгатьлек.