
19 декабрьдән Алабугада “Вакыт көзгеседәй “Чаян тышлыклары” күргәзмәсе ачылды. Тәкъдим ителгән эшләр сатирик журналның тышлыгына чорның сүзсез шаһиты буларак карарга ярдәм итәчәк. Чаян тышлыклары һәрвакыт югары сәнгати дәрәҗәсе, актуальлеге һәм тематиканың социаль үткенлеге белән аерылып торган. “Чаян” журналы тышлыкларының сәнгати бизәлеше, төрле чорларның эстетик өстенлекләрен генә түгел, җәмгыятьтәге социаль-сәяси үзгәрешләрне дә чагылдырып, озын үсеш юлы узган. Бу хакта Алабуга музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.