ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ КҮЧЕМСЕЗ МИЛЕК ОБЪЕКТЛАРЫНЫҢ КАДАСТР БӘЯСЕН НИЧЕК ТИКШЕРЕРГӘ КИРӘКЛЕГЕН АҢЛАТТЫ

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

 

Соңгы вакытта Татарстан Росреестрына күчемсез милек объектларының кадастр бәясенә бәйле мөрәҗәгатьләр еш килә башлады, аерым алганда, гражданнар аны ничек тикшерергә, дип сорый. Шуңа бәйле рәвештә, 2022-2023 елларда Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында исәпкә алынган барлык җир кишәрлекләренә һәм республика территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларына карата чираттагы тапкыр дәүләт кадастр бәясе үткәрелде. Әлеге бәяләүләрнең нәтиҗәләре 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.

Кадастр бәясен шулай ук “Милли киңлек белешмәләре системасы” порталында да тикшерергә мөмкин. (nspd.gov.ru) .

Моның өчен Дәүләт кадастры мәгълүмат фонды бүлегендә объектның кадастр номерын яисә адресын эзләү тәрәзәсенә кертергә һәм “табарга” төймәсенә басарга кирәк. Шуннан соң мәгълүматлар базасында кирәкле объект һәм аның төп характеристикалары табылачак. Аннары “тулырак мәгълүмат алырга” төймәсенә басып, кадастр бәясенең үзгәрүе һәм аны куллану даталары турында белешмә- мәгълүмат биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International