Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- «Алексеевскдорстрой» ачык акционер җәмгыятенең машина йөртүчесе Илдус Гайфуллин
- «Алексеевскдорстрой» ачык акционер җәмгыятенед машина йөртүчесе Александр Коновалов
- «Алексеевскдорстрой» ачык акционер җәмгыятенең машина йөртүчесе Вәкил Хәкимов
Эшкуарлар бергәлеген үстерүдә актив хезмәттәшлек иткән өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
- «Корыч технологияләр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Константин Сысоев
- шәхси эшмәкәр Кадыйров Нурислам
Спорттагы югары казанышлары өчен Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән йөзү буенча спорт мастеры, Алабуга медицина көллияте шәкерте Яна Волкова бүләкләнде.