ТАТАРСТАНДА 2025 ЕЛДА КОМПЛЕКСЛЫ КАДАСТР ЭШЛӘРЕ ТӨГӘЛЛӘНДЕ

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Аларны үткәрү нәтиҗәсендә 125 меңнән артык күчемсез милек объектына карата чикләр билгеләнде. Бу хакта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге комплекслы кадастр эшләре башкарылды. Шуның нәтиҗәсендә, хокук ияләренең акчаларын җәлеп итмичә, 69,5 мең җир кишәрлегенә һәм 55,7 мең капиталь төзелеш объектына карата чикләр билгеләнде һәм төгәлләштерелде. Барлык алынган белешмәләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International