АЛАБУГА РАЙОНЫ ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕ БАШ ТАБИБЫ МАНСУР ПОТЕЕВ ЕЛИЗАВЕТАНЫҢ ЯҢА ЕЛ ХЫЯЛЫН ТОРМЫШКА АШЫРДЫ

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алды чоры- иң кадерле хыяллар тормышка ашкан вакыт. Һәм бүген нәкъ менә шундый яңа ел могҗизасы Лекарево авылында яшәүче 11 яшьлек начар ишетүче Елизавета Смирнова өчен булды.  

Администрация бинасындагы “Теләкләр чыршысында” эленеп торган аның теләген Алабуга район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев сайлаган.

Мансур Алиевич Лизаны якынлашып килүче Яңа ел белән котлау өчен шәхсән үзе белән очрашты, ныклы сәламәтлек, укуда уңышлар һәм барлык теләкләренең үтәлүен теләде. Аннары кызга “Магнит сугышы” дигән мавыктыргыч өстәл уены һәм тәмле күчтәнәчләр белән тартма бүләк итте.

Лизаның әнисе Валентина Николаевна сөйләгәнчә, кызның шатлыгының чиге юк иде. Елизавета, өй бусагасын атлап керүгә үк, яңа уенны үзләштерергә керешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International