ИКЪТИСАДНЫҢ БЮДЖЕТТАН ТЫШ СЕКТОРЫ ҺӘМ ШӘХСИ ЭШМӘКӘРЛӘР ӨЧЕН ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮНЕҢ ИҢ ТҮБӘН КҮЛӘМЕ АРТА

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Икътисадның бюджеттан тыш секторы һәм шәхси эшмәкәрләр өчен хезмәт өчен түләүнең иң түбән күләмен арттыру турында.

Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре игътибарына!

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр итүенчә, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2025 елның 16 декабрендә төзелгән 389 номерлы килешүе нигезендә,  Татарстан Республикасында 2026 елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы һәм шәхси эшкуарлар өчен иң түбән хезмәт хакы күләме (МРОТ) айга 28 160 сум күләмендә билгеләнгән.

Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә хезмәткәрләр эшен түләүне килешүдә күрсәтелгән дәрәҗәдән ким булмаган дәрәҗәгә тәэмин итәргә кирәк. Хезмәт өчен түләүнең иң аз күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International