25 ДЕКАБРЬДӘН РЕСПУБЛИКАДА ЯНГЫНГА КАРШЫ МАХСУС РЕЖИМ КЕРТЕЛДЕ

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстанда 3 класслы куркынычлы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыелган.

Тыюлык радиусы:

• сәнәгать объектларыннан, вокзаллардан, аэропортлардан 500 метр ераклыкта;

• күпфатирлы торак йортлардан, шәхси йортлардан, кеше күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан 30 метр ераклыкта.

Республиканың барлык торак пунктларында пиротехниканы куркынычсыз куллану өчен махсус урыннар билгеләнгән. Бу кешеләрне һәм милекне янгыннан саклау өчен эшләнә.

Бәйрәмнәрне куркынычсыз үткәрәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International