Алабугада район Башлыгының традицион Яңа ел чыршылары узды. Бу махсус бүләк күп балалы гаиләләрдәге һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче 2000гә якын баланы сөендерде.
Чаралар «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексының актлар залында оештырылды.
Балаларның һәркайсы муниципалитеттан Яңа ел бүләге генә түгел, онытылмаслык хис-кичерешләр дә алды. Саннар үзләре өчен сөйли, һәм бу хисап кына түгел, ә балалар елмаюы өчен эшләнгән мөһим эш:
– 745 бүләк- күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга (4 һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче гаиләләр)
– 723 бүләк- хәрбиләр гаиләсендә тәрбияләнүче (17 яшькә кадәр) балаларга.
–368 бүләк – сәламәтлеге чикләнгән авыручы балаларга (14 яшькә кадәр).
Аерым билгеләп үтик, махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык балалары да ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлаулар һәм бүләкләр алды.
Тантана «Морозко» театраль тамашасыннан башланды. Спектакль барысын да мавыктырды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, аны Алабуга районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон озата йөрде.
Чыганак: "Яңа Кама" газетасы материалы.